Әлмәт таңнары

Ә сез ничә тел беләсез?

Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, төрледән-төрле проектлар гамәлгә ашырылса да, иң отышлысы - шәхси үрнәк! Соңгы елларда модага ныклап кергән чит телләрне өйрәнү кирәк, әлбәттә. Ләкин без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез...

Рәсим Йосыпов, "Татнефть" ААҖнең капиталь төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары:

Мин татар һәм рус телләрен камил беләм дип әйтә алам. Әлбәттә, кеше иң беренче чиратта үз ана телен белергә тиеш. Бу очракта гаиләнең ролен ассызыклап үтәсе килә. Әгәр гаиләдә туган телләрендә аралашсалар, балалар һичшиксез, аны белеп, өйрәнеп үсәчәк. Аннан соң инде бу эшне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дәвам иттерү зарур. Туган телне өйрәтүгә алардан да җитди караш таләп ителә. Безнең татар теле бик матур яңгырашлы тел.

Наҗия Хәйдәрова, мәгариф идарәсе начальнигы:

- Ике дәүләт телендә дә бик яхшы аралашам. Гарәп графикасын беләм, студент елларында француз телен өйрәндем. Бүген районда милли компонентлы 5 мәктәп бар: Ерсубай, Сиренькино, Яңа Суркин, Иске Суркин, Кләмәнтәйдә үз туган телләренә зур игътибар бирелә. Төбәгебездә 20 татар мәктәбе эшли. Хәзер әти-әниләрнең күбесе балаларының рус телен яхшы белүләрен тели, чөнки БДИлар рус телендә бара. Соңгы елларда гамәлгә ашырылучы "Алгарыш" гранты дөньякүләм тел буларак инглиз телен күтәрү өстендә эшли. 2 ел эчендә аның буенча Әлмәттән 118 кеше җиңүче дип табылды.

Светлана Харисова, торак-коммуналь хуҗалык предприятие- ләренең берләштерелгән профсоюз комитеты рәисе:

- Мин татар һәм рус телләрен яхшы беләм. Инглизчә дә азрак сөйләшә алам. Күпме тел белсәң, шулкадәр яхшы дип исәплим. Үз телеңдә аралашсаң, үзеңне дә күрсәтү, әңгәмәдәшеңне дә яхшы аңлау була ул. Гомумән, нинди генә милләт булуга да карамастан, туган телне белү кирәк. Мин урамдагы төрле язуларга игътибар итәм. Күпчелек рус телендәгеләрен карыйм. Хаталарны күргәч, йөрәккә хәнҗәр кадалгандай була. Хаталар күп. Каян бу сүзләрне уйлап чыгаралардыр, кайчакларда аптырап каласың. Мәсәлән, Луговая урамын Болыны урамы дип тәрҗемә итеп язып куйганнар. Минемчә, ул Болынлы урамы булырга тиеш.

Рузил Ихсанов, Әлмәт политехник техникумы студенты:

- Мин өч тел беләм. Татар телендә бигрәк тә иркен сөйләшәм. Минем фикеремчә, рус телен белү кирәк, чөнки без Россиядә яшибез. Ә татар теле - ул туган телем, анам, бабам теле. Татарлар үз телләрен онытмасын иде. Барыбыз да Татарстанда яшибез, шуңа күрә сөйләшә белмәсәң дә, аңлау зарур дип исәплим. Дәүләт телләрен белү мәртәбә генә ул. Туган телебезгә үсеш телим. Бу юнәлештә татар эстрадасы җырлары да ярдәм итәдер, мөгаен. Яшьләр җырлар аша телне ота, сүз байлыгын арттыра. Тел ярлылана бара, сүзләрнең язылышы бозыла. Игътибар иткәнем бар, кайбер урыннарда мәгънәсез сүзләр тезмәсе язып куялар. Алар кирәк булган өчен генә язылган кебек. Бу беркемне дә бизәми.

Сергей Тришкин, Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты:

- Минем туган телем - рус теле. Мәктәптә француз телен өйрәттеләр. Туган телдән башка тагын нинди дә булса башка телләрне өйрәнәсең икән, бу начар түгел. Тормышта барысының да кирәге чыга. Хәзер заманасы шундый. Туган телгә килгәндә, бала үз ана телен теләп өйрәнсен өчен иң беренче чиратта анда кызынсыну уятырга кирәк. Мәҗбүр итеп бернигә дә ирешеп булмый, киресенчә, аның гайрәте генә чигә.

Ирина Апачаева һәм Гөлназ Гыйззәтуллина сораштырды

Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров