Әлмәт таңнары

СЕРЛЕ ӨЯНКЕЛӘР

Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Уфа шәһәре янында Бөтенсоюз комсомол төзелеше дип аталган Башкортстан биохимия комбинатына килеп чыктым.

Йөрәк кушкан, күрәсең. Андагы шаукымга ияреп, байтак еллар комбинат төзелешендә катнашкач, ул тәмамлану белән шунда эшләргә дә язган. Яшь чак. Матур-сылу кызларны каратырлык булмасам да, башларын гына әйләндерерлек сөйләшә идем. Патриотик хисләр дә җитәрлек. Алты орденлы комсомолия ничек тәрбияләргә икәнен белгән. Завод кызын ишек төбенә хәтле озатып куйгач, моңсулыктан күңелдә шигырь шыта. Тулай торак тәрәзәсеннән карыйм - болында тугыз өянке җилферди. Алар да нишләптер җандагы сагышка сагыш өстиләр төсле. Күңел сизенә - ул тирәдә ниндидер сер бар. Югыйсә шулчаклы ымсындырмаслар иде.

Шәһәр ягыннан санасаң, икенче өянке белән өченчесе арасында ара илле ике адым. Калганнар арасында егерме дүрт-егерме биш. Ничек болар бер җепкә тезелеп үстеләр икән дим. Шул тирәдә яшәгән әби-бабайлардан сорашырга акыл җитми. Буш вакытта йә шулар янына барам, йә Агыйдел буена төшәм. Кайчакта "Волгатанкер" елга пароходствосы тирәсеннән әйләнеп кайтам. Ерёмин шишкасы дигән тауга менәм, Черн чокырын, Морозов, Лифанов хуторларын урыйм. Җан кыен да, рәхәт тә уйларга тала. Сокланудан кызларга шигырь генә яза беләм, кая ул чакта язучылык турында уйлау. Ә шигырьне кем кемгә язмаган?! Нигә көндәлек алып бармадым икән, хәзер көлә-көлә укыр идем, бүгенге акылым кайда булгандыр дим.

Аның белән шул тирәләрдә җитәкләшеп-култыклашып йөргән чаклар, алтмыш яшьлек өянкеләр шулайрак истә калганнар.

Быел сентябрь аенда миңа Благовещенск шәһәренә барып чыгарга, яшьлекне яңабаштан искә төшерергә туры килде. Утыз ел элек комбинатта бергә эшләгән дустымны эзләп таптым да, әйберләремне калдырып теге яшьлек сыман кадерле өянкеләр янына ашыктым. Декабрист хатыныдай сабыр гына сөйгән ярым көтә диярсең. Ләкин гомер буе көтәргә мин Россиядә 1825 елның декабрендә крепостное правога каршы кораллы восстаниедә катнашкан дворян революционеры түгел. Барып җиткәч, ул төшләр шәһәр урамына әйләнгәнен күреп ис-уш китте. Әллә сынып төшүдән куркып, әллә карга оя ясамасын дип кайбер өянкеләрнең ботакларын кисеп бетергәннәр. Гомергә оя кормаган каргалар хәзер шул тирәдәге өйләрдә яшәгәннәрнең саруын кайнатыпмы-кайната... Кызыксынып сораштыра торгач, район-шәһәр газетасы - "Панорама"да унике ел элек өянкеләр турында мәкалә чыкканын белдем. Уч төбе хәтле шәһәр, берни эзлисе юк, редакция элеккеге КПССның шәһәр комитеты бинасы янында, шунда киттем. 1977 елда мине партиягә кабул иткән, аннары партия мәктәбенә юллама биргән шөһрәтле бина. Ә редакциядә: "Барыгыз, Александр Фёдорович Куликовның өенә - ул гомер буе "Панорама"га хәтле "Заветы Ильича" газетасында эшләде, белергә тиеш", диделәр. Аннан сораштыра башладым. Карт күзгә нык күренсә дә, "башым эшләми хәзер", дип, ярдәм итә алмасын әйтте. Яше бар шул. Ләкин: "Юлыңны музейга тот, анда Әнвар Арслановның кызы Рәхилә директор. Ә Әнвар озак еллар газетада хезмәткәр иде, музей оештыргач директоры булып эшләгән кеше. Анда өянкеләргә кагылышлы мәгълүмат җитәрлек", - диде. Ә мин беркем дә белми дип йөрим тагы. Ишеткәнем бар: берәүләр бу агачларны үзләре үскән, икенчеләр аларны бакыр-тимер коя торган заводның игелекле хуҗалары - кнәзләре Дмитрий һәм Андрей Дашковлар утырткан, ди.

Яннан гына Агыйдел ага. Иске заманнарда аны руслар Белая Воложка дип йөрткәннәр. Уфадан әз генә елга буйлап төшсәң, Укашлы елгасы кушылдыгы. XVIII гасырның урталарында бу тирәдә тынлык бетә. Кемнәрдер нидер эзли. Бераздан атлы-арбалы йөкләр төялгән «пришлые люди» килеп төпләнә. Тирә-як балта-пычкы тавышына күмелә. Потеханы буып, плотина ясыйлар, күп тә үтми аның теге ягында бакыр эретү заводының торбасы төтенли башлый. Ә төзүче Матвей Семёнович Мясников дигән кеше. Заводның туган елы - 1756 ел. "Оной завод заведен по указу Государственной Берг-коллегии, состоявшемуся 21-го числа декабря 1755-го года, в Оренбургской губернии, в Уфимском уезде ниже города Уфы по течению реки Белой по правую сторону на речке Укашле, Потехи тож, которая речка впала в Белую реку по течению оной с правой стороны". Авылга беренче күченеп килү христианнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе - Благовещенье көненә туры килгән. Россиядә 30-35 шушы исемдәге торак пункт бар. Ә заводны Благовещенск заводы диләр. Янында төзелгән чиркәү дә "Благовещения Пресвятой Богородицы" исемендә. 2006 елда заводка 250 ел - Бөек Петр Беренченең кызы Екатерина Петровна патшалык иткән XVIII гасыр урталары.

Эшче көчләр җитмәгәнгә Мясниковның приказчигы Дмитрий Бородулин аның исеменнән Берг-коллегиягә прошение яза:

«...Хозяин его Мясников, по многому своему старанию и не сожалея своего капитала тот Благовещенский завод строением производил сильною рукою и через неусыпное свое старание не токмо в определенный срок, но еще и прежде того с немалою ускоризною, то есть в прошлом 1755 году тот завод построил и в совершенное действие произвел».

Ә Әнвар Арсланов чынлап та өянкеләрнең тарихын өйрәнгән икән. Тора-бара бөтенесе дә ачыклана. Аңа хәтта утырткан кешенең оныклары белән очрашып сөйләшергә дә туры килә. 1924 елда эшләнгән архив планы да шуны дәлилли. Өянкеләрне утыртучы - Благовещенск бакыр эретү заводы эшчесе Николай Петрович Куфтерин. Боларның Беренче Бөтендөнья сугышына киткән биш баласы да исән-имин кайта. Сөенеп Октябрь революциясен каршылыйлар. Аннары Гражданнар сугышы башлана. Колчак Уралның байтак җирен камый. Коммунист Николай дәдәй балаларын җыя да командирларча әмер бирә: "Сезгә илне сакларга кирәк булыр. Кадерле властьны яклагыз. Халык өчен нык торыгыз, эшче данын оятка калдырмагыз, завод өчен борчылмагыз", ди. Бу 1919 ел.

Шушы сүзләр белән ул ун малаен сугышка озата һәм, ничек башына килгәндер, кулына балта ала да Черн чокырына таба атлый. Бераздан ун төп өянке үсентесен култык астына кыстырып кайта бу. Хатыны Мария аны күреп исе китә, болар нигә, мич ягып җибәрергә дә ярамыйлар бит, ди. Утыртам, ди аңа ире, бик җитди итеп, һәр балага бер өянке. Өеннән болынга таба берничә дистә атламлагач, агачларны бер рәткә тезеп утыртып та чыга. Һәрберсенең исеме бар. Шәһәр ягыннан карасаң: Пётр - баш бала, аннан Александр, Кирилл, Тимофей, Иван, Григорий, Осип, Фёдор, Егор һәм төпчекләре Михаил. Сугыш беткәч, аларның тугыз уллары исән-имин әйләнеп кайта. Ә Кириллары юк. "Оят булгандыр, - ди ата кеше. - Акларга хезмәт иткән бит. Аларга да батыр сугышчылар кирәк булган, күрәсең, улымны үзләре ягына авыштырганнар". Ул озак уйлап тормый, "Кирилл" янына атлый. Кулында тагы балта. Хатыны Мария сизенеп ачы итеп елап җибәрә. Ләкин ул "Коленька, не дури!" дигәнне ишетерлек хәлдә түгел. Коммунист йөрәге шулай куша. Өченче өянкене төбеннән кисеп Черн чокырына илтеп ыргыткач кына җаны тынычлангандай була. Мариясе картының кырыс холкын белсә дә һаман туктый алмыйча елап утыра.

1928 елда аның бер улы - Төрешле авыл советы рәисе, КПСС әгъзасы Пётр кулаклар кулыннан һәлак була, тагы бер елдан икенче балалары Александрны да шундый язмыш сагалый. Ул Кызыл Армия командиры, басмачларга каршы көрәшә. Кирилл, Тимофей, Иван, Григорий һәм Осип Бөек Ватан сугышы шәһитләре. Фёдор хәбәрсез югала. Тугызынчы бала Егор Николаевич Бирск шәһәрендә, ә төпчекләре Михаил Николаевич Октябрьский шәһәрендә гомер кичерәләр. Аларның балаларын элегрәк Әнвар абый Арсланов күреп торган. Хәзерге көндә Благовещенскида, Туймазыда, Октябрьскийда, Бирскида, Дүшәнбедә Николай Петрович Куфтеринның оныкчалары яши.

1975-1978 елларда районда гыйльми экспедиция белән Урал дәүләт университеты галимнәре килеп эзләнү-өйрәнү уздыргач, өянкеләрне кеше утыртканын фәнгә таянып та исбатлыйлар һәм исәпкә алып китәләр. Аннары Башкортстан АССР Министрлар Советы карары чыга. Агачлар "Н.П.Куфтеринның мемориаль өянкеләре" дигән исем астында "взяты под охрану государства" яки дәүләт саклавына алыналар. 1984 елда Арсланов сценариесе буенча "Уралфильм" киностудиясендә Куфтериннар, өянкеләр турында кыска метражлы фильм да төшергәннәр икән. Ике тапкыр Башкортстан, бер тапкыр үзәк телевидениедә күрсәтелә. Шулай итеп агачлар тарихи һәйкәл булып китәләр.

Әйе, шәһәр халкы гомер буе өянкеләрне яратып яшәгән. Сугышка хәтле дә, аннан соң да алар тирәсендә күмәк уеннар, спорт ярышлары үткәргәннәр, иң кадерле-якын бәйрәмнәрне билгеләп узганнар, армия сафларына шушыннан озату гадәткә кергән. Сугыш чорында кайдандыр күченеп килгән пехота училищесы курсантлары шушы тирәдә дәресләр уздырганнар. Мин алардан калган "дзотларны", "окопларны", канауларны хәтерлим әле.

Шәһәргә Уфа ягыннан керсәң дә, Нефтекамск, Бирск ягыннан керсәң дә шул 90 яшьлек өянкеләр каршы ала. Алар миңа да бик кадерле, яшьлегем белән бәйле агачлар бит. Чибәрем белән шулар тирәсендә күпме йөрелгән, бер-беребезгә йөрәкләрне яндырырлык җылы-йомшак сүзләр әйтелгән. Алар - шаһит. Хәзер яннарына шәһәр килеп җиткән. Чистяков урамы уртасында ятимдәй басып торалар. Еласыны китерерлек күренеш. Бүген беренче агачның (Пётр) гомере юк, тагын яшен суккан. Икенче өянке җир кишәрлеге алучының ихатасына туры килгән. Кискәннәр. Өченчесен (Кирилл) Николай дәдәй теге чакны үзе әрәм иткән иде.

Шушыларга әаянып кына китап язасымны белсәм дә, яшьлектәге кебек кайнарлык белән өянкеләр, Куфтериннар турында китап язам дип икенче көнне шәһәр, музей мөдире - Әнвар абыйның кызы Рәхилә ханым белән хушлашып Әлмәткә кайтып киттем. Сиксәненче елларда биохимия комбинатыннан соң торбаүткәргеч арматура заводында (элеккеге бакыр эретү заводы) Михаил Николаевичның улы Василий, Иван Николаевичның улы Виктор, Александр Николаевичның улы Алексей дәдәйләр белән эшләгәнмен икән. Завод, завод дигәнбез. Хәзер белгәннәрне белми генә йөргәнмен. Менә шулардан соң язмый кара. Өянкеләр - яшьлегем хатирәләре дә бит. Бу баруда элек миңа оялчан гына назланып торучы кызны очрата алмасам да, әле күрешербез. Язылачак әсәрем чын мәхәббәткә һәйкәл булачак, дим.

Үземне әле дә гафу итә алмыйм, нигә шулчаклы җансыз булганмын икән.

Кабат күрешкәнчегә хәтле хушыгыз, моңлы-сагышлы өянкеләр.

Зөфәр Дәүләтов,

Әлмәт-Благовещенск-Әлмәт.

Сентябрь, 2008.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: