Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Саташкан сентябрь: салкын көзгә алмашка әбиләр чуагы кайчан килер?!

Сентябрь башында һава торышы татарстанлыларны гаҗәпкә калдырды. Җәй уртасындагы кебек кызу торган җирдән кинәт кенә көн суытып җибәрде. Ләкин өметсезлеккә бирелергә урын юк: кояшлы көннәр әле булачак, һәм бик тиздән.

Әле шимбә көнне генә - 2 нче сентябрьдә Татарстанда чын җәй хөкем сөрде, һава 26 градуска кадәр җылынды. 3 нче сентябрьнең кичендә сиздереп салкын килде. Республикага циклон артында тупланган салкын арктик һава бәреп керде. Температура төнлә 9 градуска кадәр төште, ә көндез 12-14 градустан артмады. Белгечләр әйтүенчә, уртача тәүлеклек температура 15 градустан түбәнәйгәч, инде көз җитте дияргә була. Хәзер урамда салкын һәм болытлы. Чынлыкта мондый һава торышы көз өчен гадәти булмаган санала.

Россия Гидромет хезмәте фаразлавынча, сентябрьдә Татарстанда уртача температура климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә. Республикада 11 градус җылылык көзнең беренче ае өчен норма санала. Явым-төшемнәр исә күпъеллык күзәтүләрдән соң ачыкланган норма - 52 мм дан кимрәк булыр дип көтелә. Сентябрьнең беренче ункөнлегендә температура климатик нормадан 1,5 градуска югарырак булачак", - дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълумат агентлыгына ТР Гидрометцентрының метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

Җылы һәм салкын дулкыннар
Һава торышы хәзер тотрыксыз, циклон һәм антициклоннар чиратлашып килә. Алдагы өч тәүлектә һава акрынлап җылыначак, көчле явым-төшем көтелми. Республика төньяк антициклонның сырты тәэсирендә булачак. Тик атна ахырына һава тагын бозыла, яңгырлар килә. Бу атнада аз болытлы җылы көннәр дәвамлы булмас дип фаразлана.

"Салкын һава ике-өч көн тора да, аннары көн акрынлап җылына башлый. 7 сентябрьдә үк инде җылыта башлаячак, термометр баганасы 19-20 градуска кадәр дә менәргә мөмкин. Сентябрьдә җылылык дулкыннары да, салкыннар да килеп торачак. Хәзер әле без салкын дулкын астында калдык", - дип сөйләде КДУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Әбиләр чуагы көйсезләнә
Әбиләр чуагы - болытлы һәм явым-төшемле көннәрдән соң килгән кояшлы коры һава торышы. Әйтергә кирәк, ул ел саен булмый. Мәсәлән, 2000 нче һәм 2016 елларда Татарстан җирлегендә әбиләр чуагы бөтенләй булмады. Узган елда кызу августтан соң сентябрь салкын да, яңгырлы да булып чыкты. Әбиләр чуагы бары бер генә көн дәвам итте: 25 сентябрьдә һава 21,5 градуска кадәр җылынды, яңгыр яумады. 2007 нче елда сентябрь салкын булды, җылы вакытлар 28 сентябрьдә башланып, ике генә көн дәвам итте. Кайчакта исә әбиләр чуагы икешәр атнага сузыла.

Быел әбиләр чуагы сентябрнең икенче яртысында булачак. Ул бер атнага килер дип өметләнәбез. Антициклон һәм көньяк җилләре килсә, температура 20 градус җылыдан артып та китәргә мөмкин. Соңгы 17 ел эчендә ике ел әбиләр чуагы булмады. Шуңа да быел ул булырга ихтимал", - дип саный Юрий Переведенцев.

"Әбиләр чуагы" уртача 1 - 1,5 атна дәвам итә. 2008 нче елда ул алты көн барды, уртача тәүлек температурасы 19 градус иде. 2015 елда "әбиләр чуагы" 13 сентябрьдән 29 нчы сенбябрьгә кадәр дәвам итте - 17 көн, ә тәүлекнең уртача температурасы 18,5 градус җылылык тәшкил итте. Синоптиклар моның сентябрь өчен шактый югары температура булуын билгеләп үтә.

Өйләргә җылылык кайчан бирелә?
Җылыту сезоны уртача тәүлек температурасы 8 градустан да түбәнрәк төшкәндә ачыла. Гадәттә йортларга җылылыкны сентябрьнең икенче яртысында бирәләр. Иң элек балалар бакчалары, хастаханәләр һәм мәктәпләр җылытыла. Алда торган ягып җылыту сезонына - октябрь һәм ноябрьгә һава торышы нинди булачагы турында фаразлар әлегә юк. Алар сентябрь ахырында булачак.

Автор: Наталья РЫБАКОВА
Фото: kazan.f150.ru

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса