Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Санкт-Петербург метросындагы шартлау корбаннары саны арткан

3 апрельдә Санкт-Петербург метросындагы терактта зыян күрүчеләрнең тагын берсенең хастаханәдә гомере өзелде, дип хәбәр итте бүген шәһәр вице-губернаторы Анна Митянина. Бу хакта "Татар-информ" "Интерфакс"ка сылтама белән хәбәр итә.

"Җомга иртәсендә - 06:05 сәгатьтә авыр хәлдәге 1960 елда туган хатын-кыз үлде", - дип язган ул социаль челтәрдәге шәхси битендә. Шулай итеп, шартлатучының үзен дә кертеп, теракт корбаннары саны 16га җиткән.

Искәртеп үтик, 3 апрельдә Санкт-Петербург метро станцияләре арасында шартлау булды. Бомбаны тикшерү мәгълүматлары буенча, террорчы, Кыргызстан кешесе Әкбәрҗан Җәлилов шартлаткан. Алдан терактта 15 кеше үлүе, 50дән артыгы зыян күрүе турында хәбәр ителгән иде. Хастаханәдә 23 кеше дәвалана әле, дүртесенең хәле уртача авырлыкта, калганнарыныкы канәгатьләнерлек, диелә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса