Әлмәт таңнары

Санкт-Петербург: ачылмалы күперләр, хыялый кешеләр һәм чәчәкләр иле [+фото, + видео]

Июньнең кояшлы бер иртәсендә Ленинград өлкәсе Всеволожск районына килеп төштек.

Максатыбыз - Татарстан Республикасын тәкъдим иткән Әлмәт делегациясе катнашында узган беренче Халыкара Сабантуйның үзенчәлекләрен, биредәге татар-башкорт һәм башка төрки халыклар өчен оештырылган милли бәйрәмебездәге тәэсирләрне берәмтекләп җыеп, кайтканның соңында ук түкми-чәчми әлмәтлеләргә җиткерү. Шулай да никтер күңелдә күптән йөртеп тә тормышка ашмый торган хыялның якынлыгы тынгылык бирми - 2 мең километр ара үтеп, Россиянең төньяк башкаласы - Санкт-Петербург шәһәрен күрми китәрмен микәнни соң?! Уйламаганда-көтмәгәндә килеп төшкән мөмкинлектән файдалана алмасам, тиле йөрәгем кичерерме бу хатаны?!

Бер көн, ике төн автобуста йокы күрмичә, көттереп килгән тукталышларда федераль трассада калган күпсанлы - кайсы заманча, кайсының үсеше совет чорында тукталып калган шәһәр-авылларны манзара итеп килә торгач бернигә дә теләгем булмас дигән идем - ялгышканмын! Автобустан төшеп, Сабантуй аланын уратып алган мәһабәт наратларны күргәч, миннән күпкә олы булсалар да, йөзләренә юл газабының күләгәсе дә төшмәгән, киресенчә, саф һавага чыгуга яшәреп киткән апа-абыйларга күз салгач, арыганлыкның әсәре дә калмады. Йөрәгемдә кабат ярты гына сәгатькә булса елга трамваена утырып серле манзарага хозурлану бәхетенә өмет уянды. Ә инде бу якларда данлыклы тау чаңгылары комплексы кунакханәсенә урнашып, хәл алгач хыялым кул сузымы арада икәненә ышана ук башладым. Әлмәт йолдызлары бәйрәм программасын кабатлаган арада, безнең өчен җаваплы кешеләрнең - мәдәният идарәсе җитәкчелегенең рөхсәтен алып, коллегаларым Светлана Антонова, Юрас Сафиуллин, Илһам Әхмәтҗанов белән Петр I мирасына таба юл алдык. Сабантуй мәйданыннан юлчы машинаны туктатып, автомобиль иясе, бәхеткә, таксист булып чыкты, 20 минут эчендә метролар челтәре кызыл линиясенең соңгы тукталышы булган станциягә килеп җиттек. Юлдашыбыз безгә Санкт-Петербургның бер чите саналган Кузьмолово бистәсеннән үзәккә метрода тизрәк барып җитәчәгебезне, автомобильдә исә бөкеләрдә торып моның өчен әллә ничә сәгать вакыт әрәм итәчәгебезне сөйләп барды. Шул ук вакытта аңардан Кузьмоловада такси хезмәтенең киң үсештә булуын, моңардан тыш "бомбила"ларның да кәсеп итүен белдек. Бистәнең үзәгенә кермәсәк тә, мондагы халыкның тере чәчәкләрне үз итүен, моның өчен махсус кибет һәм теплицаларның күп булуын да чамалап өлгердек.

Метро станциясе дигәнебез чиста, халык өчен уңай эшләнгән иде. Жетоннар алуда чират юк, барысы да көйләнгән, тәртип сакчылары да үз эшен белеп башкара. Петербургка эләгү өчен кайда утырып, кайсы станциядә төшәргә кирәклекне дә аңлатып бирделәр. Составлар еш йөргәнлектән, көтеп торырга туры килмәде. 20 минут чамасы баргач "Восстание мәйданы"нда төшеп, Невский проспектына килеп чыктык. Башта үзенең фонтаннары белән данлыклы Петергоффка барырга уйлаган булсак та, ниятебез тормышка ашмый калды. Тыкрык саен диярлек урнашкан сәяхәт бюроларының берсендә автобусларның төшкә кадәр китүләрен, теләге булганнарга алдан язылырга кирәклеген аңлаттылар.

Шулай итеп безгә үз көчебезгә таянып, йөрәгебез кушкан якка - уңга китәргә калды. Йөрәккә генә сыймыйча, очкыннар булып йөзебездән сибелүче шатлыгыбызга уралып, Невский проспекты буенча атладык. Безнең кебек Петербургны карарга килгән, үз телләрендә сөйләшеп баручы башка ил төркемнәрен дә бихисап очраттык бу кичтә. Әллә нинди матур-матур бизәкләр, сырлар төшерелгән, балконнарында аллы-гөлле чәчәкләр балкып утыручы биналарга сокланып бара торгач, Фонтанная урамына килеп чыктык. Биредә елга трамваена утырып очсыз-кырыйсыз каналлар буенча (аларның гомуми озынлыгы 300 км дан артык) сәяхәт кылырга мөмкинлек туды. Әйтергә кирәк, төрле зурлыктагы суднолар монда 15 минут саен кузгалып китә. Һәрберсендә үз шәһәренә мөкиббән китеп, һәр бина, һәр күпер тарихын өтер-ноктасына чаклы белүче гидларны очратырга була. Үзен Юлия дип таныштырган гид ханым сәгать ярымлык сәяхәт барышында Нева елгасында төзелгән бөек шәһәр һәм аның күренекле шәхесләре хакында күп кенә мәгълүмат җиткерде. Күпсанлы күперләр астыннан узганда, аларның атамалары тарихы да читтә калмады. Мисал өчен, шәһәрнең үзәк өлешендә генә дә 350 гә якын күпер санала, аларның күпчелеге җәяүлеләр өчен икән. Рәсми чыганаклар буенча ачылмалыларының саны 13.

Петербург җиле, аның тарихы, кызыклы шәхесләр язмышы һәм сүз белән генә әйтеп бетереп булмаган тагын әллә нинди сәер дә, рәхәт тә хискә исереп, җәяүләп Исакиев мәйданына юл тотабыз. Узып барышлый сувенир лавкалары, кафе-рестораннарның күплегенә игътибар итәм. Һәркайсы бер стильдә ясалган булса да, кабатланмас бизәге, һич югы биредә үзләрен рәхәт хис итеп, әйләнә-тирәдәгеләрне куандыручы гөлләре белән аерылып тора. Гортензия, азалия, каланхоэ, петунья, яраннар яңгыр илендә яралган диярсең - ташпулат, баскыч һәм балконнарны бизәп шау чәчәктә утыралар - алар да шәһәрнең кабатланмас аһәңе белән туена, күрәсең.

- Петербург үзенең сагышлы томаннары, иҗатка дәртләндерә торган яңгырлары белән гашыйк итте. Яратам мин аны! - ирекле рәссам Ольга Васильевская белән танышуым хәтеремә ханымның ачык зәңгәр күзләреннән тыш, яшәгән шәһәренә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте белән кереп калачак.

Пензада туып-үскән Ольга кайчандыр бирегә укырга керергә килә, хыялы тормышка ашмый калса да, булачак тормыш иптәшен очратып, Төньяк башкалада гомерлеккә торып кала.

- Иремә булган мәхәббәтемне тормыш мәшәкатьләре басты, тик авырлыкларга ешрак юлыккан саен Петербургка бәйләнешем көчәя генә барды, - ди тормышны танырга өлгергән ханым. Буш вакытлары булганда рәссам Невский проспектына чыгып теләгәннәрнең портретларын яза, шаржлар ясый.

- Рәссам бераз психолог булырга тиеш, юкса меңләгән кешенең кабатланмас холкын кәгазьгә ничек төшерергә була, - ди ул.

Петербургка сәяхәтнең бер истәлеге итеп Ольга Васильевская язган шаржны алып, билгеләнгән урынга килеп җитәбез. Исакиев соборының колоннадасына менеп шәһәрне биектән күзәтәбез. Монда ул уч төбенә сыйган шикелле. Кош очышы югарылыгыннан үзәктә урнашкан күп кенә истәлекле урыннар яхшы күренә, бу манзараны офыкка якынлашкан кояш нурлары баета гына...

Барлыгы сигез сәгать дәвам иткән сәяхәтебезне төгәлләргә якындагы метрога ашыгабыз. Инде төнге 12 тулуга да карамастан тормышка ашкан хыялым шәһәре безне ак төннәренә урап озатып кала. Хуш, Санкт-Петербург, хуш, Бөек Петр шәһәре, кабат очрашуга кадәр!..

Рәдифә Ногманова

Юрас Сафиуллин фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: