Әлмәт таңнары

Самолет һәлакәткә юлыккан урыннан ВИДЕО пәйда булды

РФ Тикшерү комитетының рәсми каналында Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео урнаштырылды. Моңа кадәр «Татар-информ» Ан-148 һәлакәткә юлыккан урында ике кара тартма табылуы хакында хәбәр иткән иде.

Агентлык язуынча, хәзерге вакытта әлеге урын пилотсыз очкычлар ярдәмендә җентекләп тикшерелә.

Шунысын да искәртик: кичә Ан-148 пассажир очкычы «Домодедово» аэропортыннан кузгалып китә. Берничә минуттан соң ул радар экраннарыннан юкка чыга, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктый.

Соңрак самолетның Мәскәү өлкәсенең Раменское районында һәлакәткә юлыгуы билгеле була. Барлык пассажирлар һәм команда әгъзалары һәлак була.+

Фаҗиганең сәбәпләрен һәм нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә. 

http://matbugat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    2276 кеше тавыш бирде