Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Салым түләүчеләр өчен яхшы хәбәр!

Татарстан Республикасының салым органнары салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне уздыра.

2016 елның 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасының барлык инспекцияләре озынайтылган режимда эшләячәк: 18 ноябрьдә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр һәм 19 ноябрьдә 10:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр. Салым службасы белгечләре милек салымнарын кемнәр, нинди срокларда түләргә тиешлеге, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы турында җентекләп аңлатачаклар, шулай ук кешеләрнең салым салу темасы буенча башка сорауларына җавап бирәчәкләр.

2015 ел өчен барлык милек салымнарын түләү срогы (милеккә салым, җир, транспорт салымы) - 2016 елның 1 декабре.

Салымнарны билгеләнгән срокларда түләмәгән очракта РФ Салым кодексының 75 нче маддәсе нигезендә һәр соңга калган календарь көн өчен пеня исәпләнә.

Моннан тыш, салым органы салым түләүчедән булган бурычын мәҗбүри түләтү буенча чаралар күрә, атап әйткәндә салым түләү турында таләп җибәрә.

Таләп буенча да вазифаларын башкармаган очракта салым органы салымны әлеге салым түләүченең милке, шул исәптән банктагы акчалата счетлары һәм кулдагы акчалары хисабына түләтү турында мировой судка мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса