Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Салым маневры нефть һәм ягулык бәясе артуга китерәчәк

Нефть тармагында зур салым маневры ягулык бәяләре артуга китерәчәк, нефть химиясе һәм нефть эшкәртүче компанияләрәнә тискәре йогынты ясаячак.

Бу хакта Татарстан Президенты "Татнефтехиминвест-холдинг" җәмгыятенең директорлар советы утырышында белдерде.

"Нефть бәясе арткач, ягулык бәясе дә үсәчәк. Моны компенсацияләү буенча фикер алышалар",-диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, мотор ягулыгына акцизларны киметү, юл фондларын акцизлар исәбенә тулыландыру турында сүз бара.

Татарстан Президенты, өстәмә кыйммәт күбрәк җитештерелсен өчен илдә күбрәк чимал калдырырга кирәк, дип саный. "Әмма болар барысы да без көндәшлеккә сәләтле булмасын өчен эшләнелә", - дип нәтиҗә чыгарды ул.

Зур салым маневрының элек үк максаты Белоруссиягә нефтьне пошлинасыз кертү проблемасын хәл итү иде, нәтиҗәдә, нефть эшкәртү өлкәсе зур отышка ия була. 2015 елда нефтькә экспорт пошлинасын кинәт киметү көтелә. Бу бюджет өчен файдалы казылмалар табышына салымны арттыру белән компенсацияләнәчәк. Бу чаралар нефтьне башка илләргә чыгару өчен зур җәлеп итүчәнлеккә китерәчәк, нәтиҗәдә, эчке базарда бәя артачак, - дип хәбәр итә "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса