Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сак булыгыз, фатир басу чоры җитте!

Вакыт җитте, җәмәгать! Фатир каракларының нәкъ менә уңыш җыяр вакыты.

Димәк, калганнарга саклык чаралары турында уйларга вакыт дигән сүз. Сакланмыйча да хәл юк, караклар рәхәтләнеп Яңа елга әзерләнә икән бит инде. «Репетиция» тулы көченә бара. Узган атнада Татарстанда 18 фатир таланган. Шуларның 5есе Казанга туры килә.

Мисалга, Казанның Вахитов районында бер акционерлык оешмасының директор ярдәмчесе фатирыннан караклар 165 мең сум акча урлап чыкканнар. Киров районында яшәүче 24 яшьлек кыз, өенә кайткач, телевизорының һәм 180 мең сумлык ювелир эшләнмәләре юклыгын белеп алган. Дәрвишләр бистәсендә бер шәхси эшмәкәр йортыннан 2 миллион сум акча урлаганнар... Каракларны беренче чиратта, акча, ювелир эшләнмәләр, кечкенә, әмма кыйммәт торучы техника һәм мехлар кызыктыра. Алганга алты да аз, биргәнгә биш тә күп, ди халык әйтеме. Кадерле әйберләрегез, хәләл көч белән тапкан акчаларыгыз ятлар кулына эләкмәсен дисәгез, саклык чараларын алдан күреп куегыз. Әле бит алда озын-озак Яңа ел яллары да бар. Казан шәһәре ЭЭИнең матбугат хезмәте башлыгы Игорь Силко сүзләренә караганда, иң күп фатир басу очраклары һәм талаулар узып баручы елның ахыргы атнасына туры килә икән. Ник дигәндә, күпләр эшләрендә якынлашып килүче елны каршылый башлый. Ярыйсы гына исереп, бәлки әле акчалата премия дә алып өйләренә кайтып килүче гражданнар җинаятьчеләр өчен җиңел табышка әйләнә дә инде. Корпоратив кичәләрдә спиртлы эчемлекләр белән артык мавыкмаска киңәш ителә. Инде ансыз бәйрәмне күз алдына китермәсәгез, кайту турында алдан кайгыртып, такси чакыртып куегыз. Танышларыгыз белән кайтсагыз, тагын да яхшырак. Яңа ел каникулларына кая һәм күпмегә китүегез турында очраклы танышларыгызга да, социаль челтәр аша дусларыгызга да белдермәгез. Фатир басучыларны ачыклау мөмкинлеге бик кечкенә, ә менә бәйрәмдә начар кәеф һәм шуның аркасында килеп туган мәшәкатьләр булачагы көн кебек ачык. Кайда эшләвегез, күпме акча алуыгыз турында мактанып йөрмичә, күршеләрегез, бигрәк тә пенсия яшендәге өлкәннәр белән дус яшәсәгез, фатирыгызга караклар керү куркынычы кими төшәр. Ишеккә кызыл төстәге янып-сүнеп тора торган җайланма урнаштырырга да була. Аны урнаштыру мәктәп баласының да хәленнән килүгә карамастан, караклар андый ишекләрдән ераграк йөрергә тырышалар. Ә бәлки бу фатир заманча сигнализациягә тоташтырылгандыр...

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250