Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Саба кешесе авылдашларын яклап аю белән көрәшкән

Саба районының Арташ авылынды аю кешегә ташланган.

Механизатор Рифат Гыймадиев эштән өенә кайтып барганда әлеге көтелмәгән кунак белән очраша. Тиз арада бу куркыныч турында авылдашларына хәбәр итәргә ашыга ул. Тик ерак китәргә өлгерми кала, аю аңа ташлана.

- Үзем дә аңлай алмыйм, каян шулкадәр көч тапканмындыр, тик миңа җанварның бугазына басып, качып китәргә насыйп булды, - дип искә ала Рифат.

Канга баткан ир-ат күршеләренә кереп кача. Шул арада аю һөҗүме турында ишеткән авыл халкы ярдәмгә күтәрелә. Ә бу арада чакырылмаган кунак өй алларына куелган машиналарны җимерү эшенә керешә. Әлеге көрәштә шактый гына тир түгәргә туры килә Арташ халкына: иң элек аюны машина белән бәрдерәләр, аннан аучы атып үтерә.

Рифата Гыймадиев хәзерге вакытта шифаханәдә ята.

Аюның баш миен котыру чире булу-булмавын тикшерү максатыннан экспертизага җибәргәннәр.

"ТАТМЕДИА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250