Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рус теле чит сүзләрдән арынырмы?

ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына рус сүзләре була торып чит ил терминнарын кулланган өчен массакүләм мәгълүмат чараларына һәм чиновникларга штраф салу турында закон проектын тапшырдылар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Депутатлар "Россия Федерациясенең дәүләт теле турында"гы законга үзгәрешләр кертергә, аны рус теле нормаларын бозу турындагы маддә белән тулыландырырга тәкъдим итәләр.

Моның өчен гражданнарга 2 - 2,5 мең сум, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 4- 5 мең сум, юридик затлар өчен 40-50 мең сум штраф салынырга тиеш, ди алар.

Проектның аңлатма язуында исә яшьләр сөйләмендәге чит ил сүзләрен берничек тә контрольгә алып булмаса да, дикторлар, төрле телевизион тапшырулар, музыкаль чараларны алып баручылар сөйләмендә дә әлеге сүзләрнең бик еш кулланыла башлавы турында әйтелә. Бу гына да түгел алар парламент трибуналарыннан да, дәүләт рәсми затларның интервьюлары вакытында да яңгырый. Депутатлар фикеренчә, Россиянең Дәүләт теле турындагы законы үзе үк рус телен яклау мөһимлеген ассызыклый.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250