“Рубин”ның 17 яшьлек җанатары матч вакытында үлгән
Кичә Россия чемпионатының 24 нче турында Казанның "Рубин" командасы "Урал" командасын 2:1 исәбе белән җиңде.
Әмма җиңү тәэсирләре трибунадагы фаҗигадән соң юкка чыга. Кинәт кенә 17 яшьлек җанатар аңын югалта, аны тиз арада шифаханәгә озаталар. "Рубин"ның генераль директоры Айрат Гәрәев сүзләренә караганда, җанатар аңына килә алмыйча үлеп китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа