Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Узган елда Татарстанның икътисади үсеш нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел

Президент сүзләренчә, алдагы ел белән чагыштырганда, ел саен 5-6 процентлык үсешкә ирешелмәсә, алга таба бик авыр булачак.

"Дөнья күләмендәге катлаулы вәзгыять белән юанып, моны сәбәп итеп акланып яшәргә ярамый", - республика башлыгы. Ул бүгенге көндә республикада һәр бишенче предприятиенең кереме түбән булуын, хезмәт хакы үсешенең хезмәт җитештерүчәнлегеннән ике тапкыр артык булуын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә Казакъстанны, Кытайны үрнәк итеп телгә алды. Алар икътисадының да тышкы базарга бәйлелеге югары, тик шулай да, Татарстан белән чагыштырганда, икътисади үсеше югарырак. "Әлегә мактанырлыгыбыз юк", - диде Рөстәм Миннеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса