Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиялеләр аракыны азрак эчә башлаган

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда уртача россияле, 2015 ел белән чагыштырганда, алкоголь эчемлекләрне 200 миллилитрга азрак кулланган. Бу 0,5 литр аракыга яки 5 литр сырага тиң.

Дәүләт статистика федераль хезмәте спиртлы эчемлекләр сатылуның 2,4 процентка төшүен, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте "алкоголизм" диагнозы кую ешлыгының 36 процентка кимүен теркәгән. "Известия" газетасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы докладын өйрәнеп, экспертлар фикерен белешкән.


Кайберләре әлеге тенденциянең дәүләт чараларын тормышка ашыру һәм сәламәт тормыш рәвеше таралу, икенчеләре 90нчы еллардагы демографик упкын белән аңлаткан. "Чагыштырып карасаң, 2008 елда, 1990нчы елгыларга 18 яшь тулгач, без алкоголь кулланучылар төркеме кимүен күзәтәбез: аннан 2 млн тирәсе кеше чыга, 1 млнлап кына керә", - дип аңлаткан эксперт.

Алкогольнең федераль һәм төбәк базарын өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, узган ел уртача россияле 50 литр сыра, 3,5 литр сыралы эчемлекләр, 0,7 литр аз алкогольле эчемлекләр, 3,5 литр шәраб, 2 литр шәрабле эчемлекләр, 1,1 литр шампан шәрабе, 6,7 литр аракы һәм ликер-хәмер эшләнмәләре, 0,75 литр коньяк һәм 0,25 литр виски, ром, джин, текила һәм абсент эчкән.

2016 елда абсолют алкоголь куллану күләме - 10,3 литр, 2015тә - 10,5 литр, 2014тә - 11,78 литр, 2013тә - 11,87 литр булган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса