Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиядә укучыларны һәм студентларны наркотик матдәләргә тикшерү турында закон гамәлгә керә

Мәктәп укучыларын үзләре ризалыгына, 15 яше тулмаганнарын ата-аналары ризалыгына нигезләнеп тикшерәчәкләр.

Кайбер белем бирү учрежденияләрендә мондый тикшерү эксперимент рәвешендә үткәрелгән иде инде.

Наркотик матдәләргә тест төкерек буенча ясала. Тест нәтиҗәләре шундук билгеле: бер сызык - наркотик кулланмаган, ике сызык - кулланган. Шикле тестлар атна дәвамында лабораториядә тикшерелә, тикшерелүченең нинди матдәне күпме вакыт дәвамында кулланганы ачыклана. Наркотик матдәләр кулланганлыгы ачыкланган укучыны, ким дигәндә, ата-анасы белән җитди сөйләшү көтә.

Ата-аналарның күбесе әлеге тикшерүне яклап чыктылар, кайберләре генә, балаларына шиксез ышанычларын белдереп, аннан баш тарттылар.

Югары сыйныф укучылары да тикшерүгә ризалык бирүдән баш тартмыйлар. Чөнки баш тарту үзе үк шик тудырачак.

Наркотик кулланучыларны башлангыч этапта, әле наркомания чире куелганчы ук ачыклау максатыннан мондый процедураларны
Россия укучыларының күпчелеген үтәчәк. ТР Сәламәтлек министрлыгы вәкилләре ассызыклавынча, бу гамәлләр балаларга карата репрессив чаралар куллану өчен түгел, белгечләрнең ярдәменә таянып, наркотиклар куллануны туктату нияте белән эшләнә.

Яңа законны текстка мәҗбүри тоту дип атадылар. Чынында исә аның төп пунктларыннан берсе - иреклелек. Ата-аналар ризалыгыннан башка тикшерүләр булмаячак. Баш тарту берничек тә җәзаланмаячак.

Мәгълүматларның конфиденциальлеге - икенче мәсьәлә. Һәр конкрет бала турындагы мәгълүматны табиблар аның әтисенә яки әниисенә генә бирергә хокуклы.

almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса