Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиядә “Диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре” укытыла башлады

Русиядә быелдан рәсми рәвештә "Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре"нең алты юнәлеше укытыла башлады. Татарстан ата-аналарга икенең берсен - "дөнья диннәре" һәм "дөньяви әхлак"ны гына сайлау мөмкинлеге биргән


Русиядә башлангыч мәктәпнең соңгы дүртенче сыйныфында укучылар быелдан яңа фән өйрәнә башлады. Бу фән тулысынча "Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре"дип атала һәм алты юнәлештән (модульдән) тора. Алар "Православ мәдәнияте нигезләре" (православ), "Ислам мәдәнияте нигезләре" (ислам), "Буддизм мәдәнияте нигезләре" (буддизм), "Иудаизм мәдәнияте нигезләре" (иудаизм), "Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре" (дөнья диннәре), "Дөньяви әхлак нигезләре" (әхлак). Русия мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән узган уку елы ахырында ук өченче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ата-аналары шушы алты юнәлеш эченнән берсен сайлап алырга тиеш булган.
Татарстанда ата-аналарга әлеге алты юнәлеш эченнән бары тик икесен генә дөнья диннәрен, йә әхлак нигезләрен генә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Алсу Мөхәммәтова моның укучылар башка диннәр турында да күбрәк белсен өчен эшләнүен әйтә.

Республикада дүртенче сыйныфта укучы барлык балаларның 61 проценттан артыгы дөнья диннәрен, ә 39 процентка якыны әхлакны өйрәнәчәк.

Matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250