Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россия Үзәк Банкы тагын 3 банкның лицензиясен алган

Россия Үзәк Банкы бер юлы өч кредит оешмасының лицензиясен алды, дип хәбәр итә Россия Үзәк Банкы матбугат хезмәте.

"Владпромбанк" быелның 1 апреленә Россия банк системасында 287 нче урынны биләгән һәм шикле операцияләр үткәрүе белән бер генә тапкыр кисәтелмәгән. Лицензия алыну сәбәбе булып, "Җинаять юлы белән алынган керемнәрне һәм террорчылыкны финанслауны легальләштерүгә каршы хәрәкәт турында"гы федераль канун таләпләрен үтәмәү тора.


"Халыкара төзелеш банкы" Россия Федерациясе банк системасында быелның 1 апреленә 423 нче урынны биләгән. Россия Үзәк Банкы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, лицензия алыну шикле бизнес-модель куллану һәм активларның шактый өлеше түбән булуга бәйле. Моннан тыш, банк җитәкчелеге һәм хуҗалар кредиторларга зыян китереп активлар чыгарган һәм кредит рискы дәрәҗәсе мәгълүматын яшергән.

"СИБЭС" банкы активларны алыштыруда "фиктив" операцияләр кулланып, җитмәгән акчаны һәм реаль финанс хәлен яшергән өчен лицензиясез калган. Әлеге оешма Россия Федерациясе банк системасында быелның 1 апреленә 352 нче урынны биләгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса