Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россия Югары суды Чаллы кызы В.Галицынаны үтерүдә гаепләнүче Фарух Ташбаевка карата чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырды

Кичә, 29 октябрьдә, РФ Югары судында Яр Чаллыдан 8 яшьлек Василиса Галицынаны ерткычларгча үтерүдә гаепләнүче Үзбәкстан гражданины Фарух Ташбаевның һәм аның адвокатының апелляцион шикаятьләре каралган.


Шикаять бирүчеләрнең төп теләге - Татарстан Югары судының Ташбаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү карарын гамәлдән чыгару. Шулай ук әлеге затка педофилия буенча дәвалану һәм тикшерү билгеләнгән. Суд утырышы Ташбаев утырган тикшерү изоляторы белән видеоконференцэлемтә режимында үткән.

Суд, ике якның да дәлилләрен тыңлагач, ТР Югары судының карарын үзгәрешсез калдыру, ә шикаятьләрен канәгатьләндермәү турында карарга килгән.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250