Россия туристының ни сәбәпле үлүен ачыклау бара
Вьетнамның Нячанг шәһәре отелендә үз номерында Россия туристының үле гәүдәсе табыла.
41 яшьлек Александр Толстикның нилектән гомере өзелү әлегә мәгълүм түгел. Тик шунысы билгеле, вакыйга булган урынга килеп җиткән полицейскийлар аның авыз эчендә укмашкан кан булуына игътибар итәләр. Мәетне Ватанына кайтару һәм үлем сәбәпләрен ачыклау өстендә эш бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа