Әлмәт таңнары

Россия пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе буенча дөньякүләм рейтингта 78нче урында

Россия пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе буенча дөньякүләм рейтингта Непал һәм Лаос арасына урнашып 78нче урынны били.

Әлеге рейтинг халыкара HelpAge оешмасы тарафыннан төзелгән һәм бирегә 91 ил кертелгән. Аның төп максаты - өлкән буын вәкилләренең яшәү сыйфаты һәм иминлеге турында кайгырту.

Әлеге рейтингның иң югары баскычында Швеция, Норвегия һәм Германия тора. АКШ сигезенче, ә Кытай -35нче. Пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе 13 параметр буенча бәяләнде. Аларның нигезен төп өч өлкә: матди тәэмин ителеш, сәламәтлек, белем һәм эш белән тәэмин ителеш, социаль шартлар тәшкил итте. Россияне югарырак, 21нче баскычка күтәргән өлкә булып "белем һәм эш белән тәэмин ителеш" торды. Матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе буенча илебез 69нчы, сәламәтлек өлкәсендә 78нче булды. "Социаль шартлар" өлкәсендә Россия 90нчы урынга чыкты. Биредә, гражданлык иреге, физик куркынычсызлык, транспорт чаралары белән тәэмин ителеш каралды.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Россиядә пенсионерлар белән бәйле вәзгыять үзгәрергә мөмкин. Бүгенге көндә барлык халкының 30%ын яше 60тан узган гражданнар тәшкил иткән бердәнбер ил булып Япония санала. 2050 елга исә әлеге исемлеккә тагын 64 ил, шул исәптән Россия дә өстәлергә мөмкин икән.

«БИЗНЕС Online»

Фото Интернеттан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: