Россия кубогы ярышында Татарстан биатлончысы үлде
Төмәндә узучы биатлон буенча Россия кубогы ярышларында Түбән Кама кызы, 21 яшьлек биатлончы Алина Якимкинаның гомере өзелде.
15 чакрым арага узышта аның йөрәге туктаган.
Табиблар биатлончыга ярдәм итә алмый. Кыз ярышлар алдыннан сәламәтлегеннән зарланмаган. Аның җәсәден бүген Түбән Камага кайтаралар. Ул Удмуртия өчен чыгыш ясый иде.
Хәзер тикшерү органнары узышны төгәлли алмыйча вафат булган спортчының үлеменә китергән сәбәпләрен ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа