Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Россия кубогы 2017” теннис турнирында әлмәтлеләр дә балкыды

Нефтьчеләр төбәге инде 9 ел рәттән "Россия кубогы 2017" теннис турнирын үзендә кабул итә.

Мондый дәрәҗәле бәйге Әлмәтне бөтен илгә таныта. Быелгы турнирда илнең 44 төбәгеннән 131 кеше катнашты.

22 гыйнварга кадәр дәвам иткән бу зур ярышта Әлмәттән өч кеше катнашты: Данил Захаров, Екатерина Давлетова, Гадел Гарифуллин.

- Россия күләмендәге ярышларның инде ничә еллар буе Әлмәткә ышанып тапшырулары безнең зур уңышлар турында сөйли. Димәк, безнең хактан да көчле тренерлар бар, яшьләр арасында дөнья чемпионнары булырдайлары үсеп килә. Теннисны әлмәтлеләр хактан да якын итәләр. 160 тан артык бала аның белән ныклап торып шөгыльләнә. Барлыгы алты тренер бар. Хәтта Казаннан ук килеп укыталар. Материаль базаның яхшы булуы да безнең спортчылар өчен олы бәхет, -диде Физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Искәндәр Сәмигуллин.

Ярышларда әлмәтлеләр алдынгы урыннар яуламасалар да, тәҗрибә уртаклашып, яңа көчләр туплый алды, мавыктыргыч уеннары белән тамашачыларны сөендерде. Татарстан командасы арасыннан Казаннан Александр Бобрыкин һәм Тимур Киямов өчене урын яулый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса