Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"Ромашкино"ны яңа фонтан бизи

"Татнефть" компаниясе тарафыннан республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләр өчен гамәлгә ашырылган изге эшләре исемлеге 18 июль көнне тагын бер объект белән баеды - "Ромашкино" санаторий-профилакторийында реконструкциядән соң фонтан ачылды.

Тантаналы чарада "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, "Татнефтегазпереработка" идарәсе начальнигы Фәрит Зәкиев, фонтанны төзегән "Сити-мастер" фирмасының техник директоры Андрей Домрачев, "Ромашкино" санаторий-профилакторий директоры Рафаэль Сарачев катнашты.

"Татнефть" үз хезмәткәрләренең, лаеклы ялга киткәннәрнең, балаларның ялын, сәламәтлеген кайгыртуга йөз тотып эшләүче компания санала. Нефтьчеләр карамагындагы 13 лагерь, 11 санаторий-профилакторий искиткеч торышта, җиһазландырылган булулары белән аерылып торалар. Ел әйләнәсендә аларда меңләгән кеше сәламәтлеген ныгыта, ялларын күңелле һәм файдалы уздыра һәм кабаттан килү теләге белән яна. Бу "Татнефть"нең "Тормыш өчен хезмәт" лозунгы астында эшләвен тагын бер тапкыр раслый.

Ял урыны бар яклап та күңелгә хуш килгәндә, һәр тарафта матурлык, чисталык, пөхтәлек хөкем сөргәндә генә үзенә чакырып тора. Гүзәл табигать почмагында урнашкан "Ромашкино" нәкъ шундыйларның берсе. Әкият дөньясын хәтерләткән ял йортының үзәгендә урнашкан фонтан - нефтьчеләрнең биредә ял итүчеләргә чираттагы бүләге.

- Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркындагы фонтанны күпләр үз итте. Бүген биредә ачылучы фонтан да аны хәтерләтәчәк. Объектны төзү карары ел башында кабул ителде һәм ул кыска вакыт аралыгында гамәлгә ашырылды, - диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

Гомәр Яруллин үз чыгышында хезмәт коллективы һәм лаеклы ялга чыккан нефтьчеләр исеменнән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка нефть чыгару һәм эшкәртү белән беррәттән социаль тормышны кайгыртуы өчен рәхмәтен җиткерде.

Санаторий-профилакторий хезмәткәрләре адресына да әлеге чарада мактау сүзләре яңгырады. Нәкъ аларның тырышлыгы белән еллар дәвамында яуланган абруй саклана, "Ромашкино" чәчәк ата. Рафаэль Сарачев төсле музыкаль фонтанның аларда булдырылуына горурлануын белдерде.

Сугыш ветераны, Бораулау эшләре идарәсендә 35 ел хезмәт куйган, ел саен "Ромашкино"да сәламәтлеген ныгытучы Әхмәт Газизов ял йорты барлыкка килгән башлангыч чор белән бүгенге арасында аерма зур булуына басым ясап, әлеге матурлыкны сакларга кирәклеккә чакырды.

"Ромашкино"ның быел күңелле үзгәрешләр елы дип әйтергә була. Озакламый биредә тагын бер объектның ачылуы көтелә. Спорт сөючеләр өчен аеруча куанычлы вакыйга булачак ул. Нефтьчеләр ярдәмендә төзелгән барлык спорт төрләре белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче заманча спорт залы сентябрьдә үз ишекләрен ачачак. Димәк, "Ромашкино"га һәм ял итүчеләргә ясалучы бүләкләр исемлеге дәвамлы булачак.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250