Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ришвәт бирергә теләгән үзбәк хатынын хөкем итәчәкләр

Казанда Үзбәкстан гражданкасы полицейскийга ришвәт биреп җаваплылыктан котылырга теләгән. Әмма үзенә күңелсезлекне өстәгән генә.

Гыйнвар азагында Казанда участок уполномоченные урамнан барганда үзбәк хатынын туктата һәм аннан паспортын һәм теркәү турында белешмәсен күрсәтүне сорый. Россия Федерациясендә яшәвен теркәү срогы чыкканын күреп, аны полиция бүлегенә алып килә. 45 яшьлек Йолдызхан Алижонова кабинетка кергәч, административ беркетмә төземәвен үтенеп, полиция хезмәткәренә 500 сум акча суза. Аны ришвәт бирүдә гаепләп тоткарлыйлар. Алижонова гаебен таный. Җинаять эше буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250