Рөхсәтсез чыршы кискән әлмәтлеләр штраф түли
Кичәдән башлап урманнарга рейд башланды.
Урман инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекли. Таләпләрне үтәмәүчеләргә штраф күләме аз түгел - дүрт мең сум. Әлбәттә, ул агачның зурлыгына да бәйле. Әгәр штраф биш мең сумнан артып китә икән, бу кешегә карата өстәп җинаять эше дә кузгатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа