Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ресторанда ашап үлә язып калган

Хәзер зыян күрүче исеме дөньяда билгеле тиз ашату челтәреннән 150 мең сум күләмдә мораль компенсация түләтергә җыена.

Әлеге хәл Мәскәүдә була. Студент егет Кирилл Тропицын «селедка под шубой» исемле ризыкны ашаган вакытта балык сөяге аның яңагын тишә.
- Мин тиз әзерләнә торган ризыкны үзем белән алдым да машинага утырып ашарга керештем. Яңагым кинәт авыртып китчәк башта аны тешләгәнмен дип уйладым. Көзгедә карагач яңагымнан тырпаеп торган балык сөяге күреп куркуга калдым, - ди ул.
Егет сөякне үзе тартып чыгарырга алынмый, ашыгыч ярдәм чакыра. Фельдшерлар да авыруны караганнан соң бу эшне профессионалларга тапшырырга ниятли һәм егетне махсус хастаханәгә илтәләр. Шуннан соң Кирилл бу фактны фотога төшереп социаль челтәрендә урнаштыра.
- Ярый әле бугазыма кадалмаган, - ди егет.
Хәзер ул McDonald's ресторанына карата шикаять язган. Мәскәүнең Тверской судына биргән искында ул «Москва-Макдоналдс» ЯАҖ 150 мең сум күләмдә компенсация таләп итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса