Реклама
20-нче урта мәктәп базасында 4, 5, 6-нчы сыйныф укучылары өчен республика математика олимпиадасының зона этабы үтте.
Интеллектуаль ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Баулы, Мөслим, Чирмешән һәм Сарман районнарында муниципаль этапларда җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Олимпиадалар бөтен зоналарда үткәннән соң җиңүчеләр 6 мартта Казанда республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашачаклар.
Әлмәт районы