Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Район башлыгы ифтар уздырды

1 июньдә үзәк мәчеттә Әлмәт районы башлыгы исеменнән ифтар ашы уздырылды.

Мәҗлестә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район имамнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты. Җыелучыларны сәламләп, район башлыгы ураза аеның рухи чистарыну ае булуын, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудырылуын ассызыклады. Ураза тотучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. Чара турында истәлек итеп Камил хәзрәт Сәмигуллинга дөя йоныннан шарф бүләк итте.

Ифтар ашыннан соң җыелучылар барысы бергә Әлмәт районының һәм республикабызның чәчәк атуы өчен дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса