Раушан Мөхәммәтҗанов: "Бүләк сайларга азарт ярдәм итә"
- Миндә тоемлау хисе көчле. Кешегә нәрсә кирәген, я булмаса нәрсә ошаячагын күзаллыйм. Гадәттә, үзен белмәгән кешеләргә дә бүләк сайлашканым бар.
Характерын, типажын, ничек сөйләшүен белешәм дә, шулардан чыгып сайлыйм (Дуслары аның турында: "Мода белән бергә атлый. Шуңа кемгә нәрсә кирәген яхшы белә", - диләр.). 8 мартка бүләкне әнигә алачакмын. Тик мин бүләкне бәйрәм тәмам якынлашкач кына алам. Ул вакытта сайларга азарт ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа