Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рамзан Кадыров Россия мәгариф министрының мәктәптә яулык салырга чакыруына җавап бирде

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров мәктәпләрдә яулык бәйләп йөрүне тыярга чакырган Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны тәнкыйтьләде.

"Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: "Конституция суды яулыкка мәктәптә урын юк дип белдерде. Шуңа күрә мин бу мәсьәлә Конституцион судта хәл ителгән дип саныйм... Мин дин тотучылар үзләренең дингә мөнәсәбәтен атрибутика аркылы күрсәтергә телиләрдер дип уйламыйм. Бу минем фикерем", - ди министр. Ләкин Конституция суды бу мәсьәләне тикшермәде һәм аңа карата карар чыгармады! Булмаган карар нигезендә ясалган нәтиҗәләр ялгыш дип танылырга тиеш", - дип язган Кадыров үзенең "Инстаграм" сәхифәсендә.

Чечня башлыгы "яулыкның атрибутика түгел, ә мөслимәләр киеменең әһәмиятле өлеше" булуына басым ясады. Аның фикеренчә, бу тема махсус кузгатылган. Максат - мәгариф өлкәсендәге әһәмиятле проблемаларны җәмгыять игътибарыннан яшерү.

Шулай ук Кадыров Мәгариф һәм фән министрының "үзенең шәхси фикерен миллионлаган гражданнарга көчләп тагуы" буенча да гаҗәпләнүен искәртте.

"Минем өч кызым да мәктәптә белем ала, яулык бәйли, бик яхшы билгеләргә генә укый. Ольга Васильева аларга яулык киюне тыямы? Кызлар моны беркайчан да эшләмәячәк. Хәзер мин аларны мәктәптән алып, кызларга мөселман булырга рөхсәт ителгән урын эзләргә тиешме?" - ди Чечня башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Ольга Васильева мәктәпләрдә яулыкка урын юк, дип белдергән иде. "Ихлас күңелдән ышанган кешеләр дингә карата мөнәсәбәтен атрибутика ярдәмендә искәртми", - диде Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса