Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рамазан ае уразасының башлану көне билгеле булды

Мөфтият Голәмәләр Советының Рамазан аеның кайчан башланачагына кагылышлы мәсьәлә буенча карары нәрсә нигезендә кабул ителүен хәбәр итә.



Татарстан мөфтие , ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Голәмәләр Советының эш төркеме карары нигезендә Рамазан ае уразасының кайчан башланачагын раслады. Быел мөселманнар уразаны 9 июльдә тота башлаячак. Уразаның соңгы көне - 7 август.

Уразаның кыйммәте - көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне - иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату - ахшам намазы белән башлана. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар - ястү белән тәравих вакыты керә.

8 июльдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә - кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлый. Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора.

Ураза гаете 8 августта билгеләп үтеләчәк. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе - Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме 50-300 сум дип билгеләнде.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. "Без шатланган кебек, алар да сөенсен", - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һзм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 120 мең сум дип билгеләнгән. Бер ел кулланылмый торган 120 мең сум акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 120 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Еш кына матбугатта төрле җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан Рамазан аенда бирелә торган сәдака күләменә карата дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга җавап итеп, шуны әйтәсе килә: фитра, зәкәт сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән.

Мөфтият Голәмәләр Советының Рамазан аеның кайчан башланачагына кагылышлы мәсьәлә буенча карары нәрсә нигезендә кабул ителүен хәбәр итә. Ягъни Рамазан аеның башлану вакытын билгеләгәндә яңа айның тууы нигез булып тора. Болай билгеләү мөмкин булмаганда, астрономик хисаплар рөхсәт ителә. Бу хактагы тәфсиллерәк мәгълүматны Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөфтият сайтында урнаштырылган «Можно ли использовать астрономические расчеты при определении наступления месяца Рамадан?» материалында табарга мөмкин.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250