Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Радуга души” клубында кунакта

"Кай­гыр­ту" ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге кар­шын­да ме­нә ун ел ин­де "Ра­ду­га ду­ши" клу­бы эш­ли.

Алар­ның Өл­кән­нәр кө­не ал­дын­нан гы­на бу­лып уз­ган оч­ра­шу­ын­да без дә кат­наш­тык.

Клуб­ка ни­гез­дә кай­чан­дыр үзәк­тә хез­мәт куй­ган­нар һәм алар­ның яр­дә­мен­нән фай­да­ла­ну­чы­лар йө­ри. Со­ци­аль хез­мәт­кәр ва­зи­фа­сы җи­ңел тү­гел. Аны са­быр, киң кү­ңел­ле, ке­ше кай­гы­сын үзе аша үт­кә­рә бел­гән ке­ше ге­нә баш­ка­ра ала. Яр­дәм­чел апа-әби­ләр һич ке­нә дә карт­лык­ка би­ре­шер­гә те­лә­ми, эш­ләү­лә­рен­нән күп­тән тук­та­са­лар да, һа­ман да әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге­лә­рен кай­гыр­тып яши­ләр икән. Җә­ен да­ру үлән­нә­ре җы­я­лар, үз­лә­ре сы­ман өл­кән­нәр­нең проб­ле­ма­ла­рын чи­шү­дә дә кат­на­ша­лар.

Клуб­ның ел­лык эш пла­ны да бар. Уты­рыш­лар да­и­ми уз­ды­ры­ла. Алар­га еш кы­на төр­ле бел­геч­ләр ча­кы­ры­ла. Клуб әгъ­за­ла­ры со­рау­ла­ры­на алын­ган җа­вап­ла­рын күр­ше­лә­ре­нә, та­ныш-бе­леш­лә­ре­нә дә җит­ке­рә. Бу юлы ку­нак­ка Пен­сия фон­ды­ның Әл­мәт­тә­ге ида­рә­се җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ил­сө­яр Га­ри­по­ва кил­гән иде. Ул үз­гә­реш­ләр, яңа­лык­лар бе­лән та­ныш­тыр­ды, пен­си­я­не арт­ты­ру юл­ла­ры ха­кын­да сөй­лә­де. Ми­сал өчен, пен­си­я­не дәү­ләт­нең өс­тәп фи­нанс­ла­вы прог­рам­ма­сын­да ла­ек­лы ял­да бу­лу­чы­лар да кат­на­ша ала икән һәм бу фор­сат­тан күп­ләр фай­да­ла­ныр­га өл­гер­гән дә. Ил­сө­яр Тәл­га­тов­на ка­ла­быз­да өч бу­ын - пен­си­о­нер, аның ба­ла­сы һәм онык кат­на­шын­да­гы ко­ман­да­лар ара­сын­да ярыш­лар оеш­ты­ры­ла­ча­гын да хә­бәр ит­те. Ан­да те­лә­гән һәр­кем кат­на­ша ала. Җи­ңү­че­ләр тө­бәк яры­шы­на җи­бә­ре­лә.

Пен­си­о­нер­лар өчен та­гын бер ях­шы хә­бәр - Әл­мәт­тә "Ө­чен­че яшь уни­вер­си­те­ты" фи­ли­а­лы оеш­ты­ры­ла. Курс­лар рә­ве­шен­дә уза­чак бу ча­ра­да өл­кән­нәр компь­ю­тер бе­лән эш итәр­гә өй­рә­те­лә­чәк, хо­кук бе­лем­нә­рен ту­лы­лан­ды­ра­чак һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше­нә җә­леп ите­лә­чәк. Курс­лар буш­лай, ан­да һәр­кем кат­на­ша ала. Уку­лар ок­тябрь аен­нан баш­ла­на. Те­ләк­лә­ре бул­ган­нар аңа 32-17-52 те­ле­фо­ны аша язы­ла ала.

"Ра­ду­га ду­ши" уты­рыш­ла­ры кү­ңел­ле уза. Өл­кән­нән ши­гырь­ләр дә сөй­ли, җыр­лый­лар да, бер-бер­се бе­лән шат­лык­ла­рын, кай­гы­ла­рын ур­так­ла­ша­лар, ту­ган көн­нә­рен бил­ге­ләп үтә­ләр. Бү­леп би­рел­гән бүл­мә­лә­ре әл­лә ни зур бул­ма­са да, кү­ңел­лә­ре киң - клуб­ка йө­рер­гә те­ләк­лә­ре бул­ган­нар­ны ка­бул итә­без, ди­де­ләр.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250