Әлмәт таңнары

Һәр көнебез – үзенчәлекле очрак

Иртәгә... Без аны шулкадәр җиңел кабул итәбез. Гадәттә, уйлап та тормыйча, бүген башкарасы эшләрне, бүген әйтәсе сүзләрне иртәгәгә калдырырга өйрәнгән кешеләр без. Ә иртәгә өметләребез акланмаса...

Күптән түгел интернет челтәреннән укыган бер егетнең дусты тормышыннан алып язган хәл-вакыйгалары хакындагы фикере мине тирән уйга салды...
"Дустым комод тармасын ачты да, аннан ефәк кәгазьгә төрелгән кап тартып чыгарды. Бу гади төргәк түгел иде, аның эченә тормыш иптәшенең затлы күлмәге салынган булып чыкты. Дустым аңа озак кына карап торды да: "Моны мин аңа чит илдән бүләккә алып кайткан идем. Ул чордан соң инде 3-4 ел үтте. Ә сөйгәнем аны беркайчан да кимәде... Үзенчәлекле очрак өчен саклады. Хәзер шул вакыт килеп җиткәндер дип уйлыйм", - диде. Дустым өстәл янына килеп, күлмәкне җеназа бюросыннан алган башка киемнәр янына куйды - аның хатыны бүген бакый дөньяга күчте. Авыр тын алганнан соң: "Үзенчәлекле очрак өчен бер нәрсә дә саклама. Бүгенгене иртәгәгә калдырма. Гомер иткән һәр көн - ул үзенчәлекле очрак", - диде."
Иртәгә... Безнең телебездә еш яңгырый әлеге сүз. Тормышыбызга шатлык, йөзләребезгә елмаю бүләк итәрдәй мизгелләрне "иртәгәгә", "берәр кайчан"га калдырырга яратабыз. Әти-әниләребезгә җылы сүз әйтеп күңелләрен юатудан, якын дусларыбызга шалтыратып, хәлләрен белүдән, үпкәләткән танышларыбыздан гафу үтенүдән, сөйгәннәребезгә кечкенә сюрпризлар ясап, яратуыбызны тагын бер кат исбатлаудан ни өчендер кайчакларда тартынабыз. Соңаргач кына һәммәбез дә: "Вакытны кире кайтара алсам, болай итмәс идем", - дип үкенә.
…Камил соңгы күрешүендә әнисен бик каты рәнҗетте. Тагын эчеп кайтуы өчен шелтәләгән кадерле кешесенә ачу итеп, башкача бу йортка аяк та басмаячагын әйтте һәм ишекне дөбердәтеп ябып шәһәргә чыгып китте. Биредә дусты янына фатирга урнашып, бер көнлек хезмәт урыннарында эшләп көн күрә башлады. Дөрес, авызына бер генә тамчы да аракы капмады, эш хакын әз-әзләп булса да җыярга тырышты. Әнисенең яңа тормыш башларга чакырып үтенүләре аның йөрәгенә үтеп кергән иде ахыры. Шулай да ул авылга кайтырга, әнисе белән ихластан сөйләшергә, тупас гамәле өчен гафу үтенергә ашыкмады. Һаман да бу мизгелне иртәгәгә калдырып, вакытны суза килде. Әмма ул өлгермәде… Әни кешенең йөрәге тибүдән туктаган иде. Камил газизенең гафу итүен сорап хәзер күкләргә бага.
Тормышыбыздагы гади генә мисал бу. Ә андыйлар һәм башка төрле хәлләргә юлыкканнар арабызда байтак. Энә өстенә утырган, урлашу юлына баскан, хөкем алдында торган, я булмаса гаиләләре таркалган, хезмәттәшләренә начарлык кылган, үзенә ышанычны югалттырган, күршесенә авыр сүз әйткән кешеләр үкенми дип уйлыйсызмы әллә? Бәлки алар да иртәгә тормышларын үзгәртү, төзәлү уе белән янадыр. Никадәр генә таш бәгырьле яки җилбәзәк кеше булса да, аның баш миеннән уфтану хисе сызылып үтмичә булмас. Ләкин "Бүген соңгы тапкыр гына", - дию җитми шул, билгеле адымны ясаудан тартынмаска кирәк. Аклану да егетлек түгел. Горурлык дигән нәрсә, вакыт табалмау, кичектергесез мәсьәләләр юлга беркайчан да киртә булып төшми, ә кеше аларны үзен юатыр өчен генә уйлап чыгара. Ә иртәгә соңга калсаң… Иртәгә син "үзеңне" югалтсаң...
Бәхетне җан тынычлыгы булганда гына кеше тулаем тоя ала. Ә йөрәк түрендә йөрткән нәзер, ачу, үпкә, үкенү һәрвакыт үзен сиздереп, бәхетне читкә этәреп тора. Әйтәсе сүзебезне, гамәлләребезне иртәгәгә калдырмыйк.
P.S. Гомер иткән һәр көн - ул үзенчәлекле очрак. Мин әлеге сүзләр хакында һаман уйланам... Алар күпмедер дәрәҗәдә минем яшәү рәвешемне үзгәртте. Иң мөһиме, мин шуны аңладым: тормыш - ул тәҗрибә туплау, тирә-яктагыларны һәм үзеңне сынау өчен бирелгән бүләк, аның кадерен белергә кирәк. Бүген минем һәм якыннарымның көнкүрешенә шатлык, бәхетле мизгелләр алып килердәй нәрсәләр бар икән - мин аларны шунда ук гамәлгә ашырырга тырышам. БҮГЕН һәм ДӨРЕС яши белү - бәхет ул. Һәр көн, һәр сәгать, һәр минут - үзенчәлекле очрак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://img11.nnm.ru/2/c/f/9/a/2cf9a11bdf622313a686bf8888051f5f_full.jpg

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров