Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пугачева бер ел элек үлгән?!

Бер фотомастерской бик зур җәнҗалга тарыган - яхшы сатылсын өчен, кабер ташына куя торган өлге фотографиягә атаклы җырчы Алла Пугачеваның фоторәсемен урнаштырган булган.

Ул гынамы! Шунда ук примадоннаның туган датасын һәм үлгән датасын - 2014 елның 1 ноябре дип язып куйган. Ягъни Чаллыда Пугачеваны бер ел элек үк җирләгәннәр булып чыга.

Намуссыз эшмәкәрләрнең бу эше фаш булган. Бер студент кыз иптәш кызына бүләккә фото кысасы эзләгәндә әлеге табличкага тап була. Шок хәлендә калган кызның ачулы соравына сатучы: «Синең ни эшең бар! Болай яхшырак сатыла!» - дип җавап биргән.

Кызганычка каршы, безнең көннәрдә исән кешеләрнең фотоларын кабер ташлары рекламасы өчен куллану сирәк күренеш түгел икән. Әмма моның өчен җаваплылык каралган. Гражданнар кодексының 152.1 маддәсе «Гражданинның сурәтен саклау»ны күздә тота. Алла Борисовна мораль зыян өчен 50-100 мең сум компенсация түләттерергә хаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса