Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пәрәвез челтәре кәрзин үрергә өйрәткән

Гади, әмма нинди дә булса шөгыле булган әлмәтлеләрне барлап, шулар турында язарга яратам мин. Танышу белән, аларны башта күңел дәфтәренә чорнап куям. Аннан, һичшиксез, ул оста белән күрешеп, шөгылен журналист кенәгәмә терким. Менә шуннан язма герое туа. Шамил абый Солтановның кәрзиннәр үрүен бер мәҗлестә белдем. Кибет киштәләре әйбер белән тулып...

Шундый үзенчәлекле кәсебе булган алтын куллы оста янына бик озак бара алмадым. Инде киләм дигәндә генә, әле бер эш килеп чыга, әле икенчесе. Юкса, ерак та тормый - Кичүчат монда гына. Ниһаять, язның матур бер көнендә мин талантлы, белемле халкы белән данлыклы авылга юл тоттым.

Шамил абый гадилеге белән сөй- ләшер өчен рәхәт, җайлы кеше булып чыкты. Тормыш иптәше Резеда апа белән тату гомер кичерәләр, инде өч балалары да башлы-күзле булган.

Иң элек училище, соңыннан Казан ветеринария институтын тәмамлаган Шамил абый Лениногорск районының Кирлегәч авылында туып-үскән. Яшьлегендә тракторчы, зоотехник, хәтта ферма мөдире булып эшләгән егет олыгая төшкәч кул эшләренә тартыла башлаган.

- Төзелеш оешмасында авыр йөк ташучы машинада шофер булып эшлим. Идәнгә ябыштыра торган пли- тәләрне, кирпечләрне уралма бауларга төреп алып кайталар. Бер егетнең боларны җыйганын күрдем. Ул аларны әрәм итмичә кәрзиннәр үргәли икән. Миңа кызык булып китте бу. Яшьрәк егетләр белән Интернетка кереп, үрү схемасын карадык, бар да пәрәвез челтәрендә бар, рәхмәт яугыры. Шуннан өйрәнеп киттем. Беренче кәрзинем дөрес чыкмады, бер буй лентаны кертмичә үреп киткәнмен. Әмма мин аны истәлек өчен әле дә саклыйм, - дип Шамил абый беренче эше белән мактанып алды. Аннан берсеннән-берсе остарак итеп үрелгән кәрзиннәрен чыгарып күрсәтә башлады: балалар уенчыклары, кием-салым салырга савытлар, кирәк-яраклар артыннан кибеткә йөрергә кәрзин- сумкалар. Санап китсәң, Шамил абыйның ясаган әйберләре күптөрле. Кул җылысын биреп эшләгәнгәдер инде, һәммәсе дә матур килеп чыккан. Үзләренең йортына да бәрәңге, суган сакларга, тавык йомыркалары җыеп керергә кәрзиннәр - төрле савытлар эшләп куйган. Кая карама - кәрзин, һәрберсенең үз урыны бар. Чыдам, экологик яктан чиста бу кәрзиннәрнең бер генә минусы - күпме генә тырышсаң да, мәңге сүтеп булмаячак.

Аш бүлмәсендәге зур киштә дә бертөрле кәрзиннәр белән тулган. Аларны сарманлыларга махсус эш- ләгән икән - бию ансамбленә кирәк булган, килеп алып китмәгәннәр генә әле. Шамил абый сатар өчен эш- ләмәсә дә, менә шулай "сарафан" радиосы аша ишетеп, заказ бирүчеләр дә булгалый үзенә. Бу кечкенә генә "бизнесы" белән тырыш авыл ире иң элек күңел тынычлыгы өчен шө- гыльләнә. Төп эшеннән кайткач, үз көенә кәрзин үрергә утыра. Акрын гына, тәмен белеп үрсә дә, бик тырышканда бер төндә бер кәрзин үреп бетерә ала ул.

- Бер авырлыгы да юк аның. Биюченең аяклары бии-бии остарса, минем дә куллар үрә-үрә остара. Кәр- зиннәрне күбрәк туганнарга үреп би- рәм. Иң зур хыялым - бишек үреп карау. Элек талдан үрсәләр, хәзер за- манча баудан да бишекләр үрүчеләр бар, - дип, остакул Түбән Камада аның кебек кәрзиннәр үрүче барлыгын сөй- ләде. Казанда да бер егетнең заманча бишекләр үрүен ишеткән. Шамил абыйның аның янына барып, бишек үрү серләренә төшенеп кайтасы килә.

Кәсепченең планнары да зурдан - быел Алабугада Спас ярминкәсендә катнашырга исәбе. "Табыш алудан тыш, үземә тәҗрибә туплап, минем кебек үрүчеләр белән танышып кайтыр идем", - ди ул. Гаиләсендә дә аны кул эшләнмәләре ясарга канатландырып торучылары бар. Хатыны Резеда иренә иптәшкә бәйләм тоткалый икән. Кичләрен сөйләшеп утыра торгач, вакыт узганы да сизелми, ди алар. Кызлары Эльвира да әти-әнисенә охшаган: заманча үрү - амигуруми белән кызыксына. Улына берсеннән-берсе кызыклы уенчыклар үреп биргән.

Менә шундый тырыш гаилә яши Кичүчатта. Шамил абый агачтан җиһазлар да ясый башлаган. Үзе эндәшмәсә дә, якыннары аның бик матур итеп гармунда уйнавын, күңеле белән лирик булуын әйтте.

Әлмәткә кайтышлый Шамил абый бүләк иткән кәрзингә карап уйга чумдым: кулыннан эш килгән чын ирләр аз хәзер,"муж на час" кебек игъланнар белән шәһәр диварлары чуарланып бетте дип зарланырга яратабыз. Бар икән бит чын ирләр, җәмәгать. Шамил абый - моның ачык мисалы.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса