Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пропискасы булмаган өчен хастаханәгә кабул итмәгәннәр

Табибларның бу гамәле 27 яшьлек егетнең үлеменә китергән.

Яңа елны каршы алыр өчен сөйгәне белән Әгерҗедә яшәүче әти-әнисенә кайткан Удмуртия кешесе белән була бу фаҗига. Яңа ел төнендә ул кызы белән үпкәләшә. Әти-әнисе аларны дуслаштырырга маташкан вакытта егет пычак белән корсагын ярырга маташа. Ашыгыч ярдәм машинасы белән җирле хастаханәгә озатылган яралыны гына кабул итәргә ашыкмыйлар. Янәсе, аның пропискасы Татарстанныкы түгел. Туганнары ярдәм күрсәтергә үтенеп-ялварып йөргән вакытта егет кабул итү бүлегендә караучысыз ята. Нәтиҗәдә операция өстәленә ул ике сәгатьтән соң гына ята. Югалтылган алтынга тиң вакыт егетнең үлеменә китерә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса