Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Притон тоткан әлмәтле 1,3 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Әлмәттә бер ханымга наркотиклар куллану максатыннан законсыз төстә притон тоткан өчен суд каршында җавап бирергә туры килде.

Агымдагы елның 7 мартыннан 10 майга кадәр 8 Март урамында урнашкан йортларның берсендә яшәүче К. үзенең танышларына наркотик матдәләр куллану өчен үз фатирын биреп торуы ачыклана.

25 яшьлек К. балигъ булмаган ике бала анасы булуга карамастан, беркайда да эшләмәгән, табиб-наркологта учетта тора, элегрәк тә притон тоткан өчен инде хөкем ителгән була. Әлмәт суды карары нигезендә К. 1,3 елга ирегеннәнә мәхрүм ителде, дип хәбәр итә "Знамя труда".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250