Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Приставлар дүрт әлмәтлене эләктерде

Узган атнада приставлар үз балаларына алимент түләүдән читләшүче дүрт әлмәтлегә карата чара күрде.

Бурычы 50 мең җыелган берсе әлеге сумманың күпчелек өлешен шунда ук түләгән. Элекке хатыны башкару кәгазен соратып алу сәбәпле аңа калган сумманы түләргә туры килмәячәк.
Икенче әлмәтленең бурычы 60 мең сум җыелган. Ул приставларга эшкә урнашуы турында белешмә китергән, хәзер бурычын аның хезмәт хакыннан тотып калачаклар.
Приставлар кулына эләккән чираттагы бурычлы кеше яшәргә Әлмәттән Бөгелмәгә күчеп киткән булып чыккан. Аның балигъ булмаган яшьтәге баласына бурычы 170 мең сум тәшкил итә. Хәзер инде бөгелмәленең язмышын суд хәл итәчәк.
600 мең сум бурычы җыелган әлмәтлегә исә суд 12 тәүлеккә административ арест салу турында карар чыгарган. Әгәр бу кеше алимент бурычын түләү буенча чара күрмәсә, аңа Җинаять кодексы нигезендә төзәтү эшләре яки бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса