Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Праваңны онытсаң да ярый?

Хәзер үзе белән шоферлык таныклыгы булмаган кешеләрнең машиналарын штрафстоянкага алып китмәячәкләр.

Дәүләт автоинспекциясе бу турыда КоАПка төзәтмәләр кертә торган закон проекты әзерләгән. Әлегәчә моның өчен 500 сум штраф түләттерәләр һәм автомобильне штрафстоянкага озаталар иде. Хәзер исә, ЮХИДИ уйлавынча, инспектор әлеге шоферның документлары барлыгын патруль машинасында компьютер ярдәмендә генә дә тикшерә ала.
Ә инде туктатылган шофер машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булса, яки аның мондый документы гомумән булмаса, аны 15 тәүлеккә утыртачаклар яки төзәтү эшләренә җибәрәчәкләр. Закон проекты кабул ителгәч үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса