Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Полиция хезмәткәрләренә ришвәт бирүче ир-ат хөкем ителгән

Бу хәл күршеләребез Яр Чаллыда булган.

Узган елның 21 октябрендә автокаланың тимер юл вокзалында полиция хезмәткәрләре документлар тикшерү максатыннан Үзбәкстан республикасының ике граҗданын туктата. Тикшерү барышында берсенең Административ кодексны бозган булуы ачыкланган. Россиядә торуга рөхсәт документлары булмаган ир-атка илдән чыгарылу шарты белән биш меңгә чаклы штраф янаган. Аның 48 яшьлек иптәше шундук тәртип сакчыларына беркетмә төземәүләрен сорап ике мең сум акча тәкъдим итә. Полиция хезмәткәрләре бу хакта кичекмәстән кизү тору бүлегенә хәбәр итә.

Нәтиҗәдә суд ир-аттан 65 мең сум штраф түләтергә карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса