Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Полиция хезмәткәрен машинасында өстерәтеп барган Чаллы кешесен җәза көтә

21 яшьлек Чаллы кешесенә карата җинаять эше ачылган.

11 октябрьдә ГЭС поселогында участок инспекторы үз территориясен тикшерергә чыга. Җәяүлеләр юлына куелган машина шунда ук аның игътибарын җәлеп итә. Шунда ук ул хуҗа кешегә транспортын икенче урынга күчерүен сорый. Тик әлеге мөрәҗәгать игътибарсыз кала. Шуннан соң полиция хезмәткәре әлеге хокук бозуны теркәү максатыннан машинаны фотога төшерә башлый. Руль артына утырырга өлгергән зат машинасын кабыза да, аны бәрдереп алга таба хәрәкәт итә башлый. Хокук сакчысы машина капотына ава, шул рәвешле 600 ләп метр юл үтә. Полицейский артык зыянлы булмаган яралар ала.

Хокук сакчыларына карата көч кулланган өчен гаепле кешене 200000 сумга кадәр штраф яки 5 елга кадәр мәҗбүри эшкә җибәрү көтә.

Тикшерү эшләре дәвам итә.

Фото fishki.net сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250