Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Полицейскийлар полицейскийга аткан

Җинаять эше судка җибәрелгән.

Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы бүлегендә 28 яшьлек Илнар Насыйровны хөкем итәләр. Ул таныш балыкчысына законсыз рәвештә балык тотуга рөхсәт биргән өчен тегесе аңа 3 мең сум акча һәм балык белән түләгән. Тотарга маташканда Илнар Насыйров хокук сакчыларын машинасы белән бәрдергән. Шуннан соң аңа табель коралыннан атарга мәҗбүр булганнар.

Бу хәл узган елның көзендә була. Экс-полицейский браконьерлык өчен җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту урынына ришвәт - балык ала торган булган. Аңа карата берничә маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса