Поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгәннәр [+ФОТОЛАР]
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыда Яңа шәһәрдә төтен баскан поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгән. Аларның 150се поликлиникага килүчеләр, 74е персонал, дип җиткерә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Ачыкланганча, подвалда электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында бинага төтен таралган. Ут чыкмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа