Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Подполковник Радость тумышы белән Әлмәт районыннан

Казанда Радость исемле кеше яшәве турында кызыклы мәгълүмат басылып чыкканнан соң, кайбер чыганаклар аның белән якыннанрак танышырга булган.

Баксаң, Радость Әлмәт районының Габдрахман авылында Мөэминовлар гаиләсендә туган икән. Әтисе Рәхим өч кыздан соң ир бала тууына бик шатланган. Авылда рус теле укытучысы булып эшләүче бер хатын-кыз шушы хөрмәткә аңа Радость дип кушарга тәкъдим иткән. Хәзер Мөэминов Радость Рәхим улы пенсиядә. Элекке хәрби хезмәткәр. Запастагы подполковник. 1994 елдан хәрби пенсионер. Ул стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, элемтә гаскәрләрендә хезмәт иткән. Союз-Аполлон программасы буенча ракеталар очыртуда, Франция президенты Жорж Помпиду һәм Леонид Брежнев катнашында 1971 елда күрсәтмә чыгышларда катнашкан. Алардан Рәхмәт хатлары алган.
Казанда Терминал, КВМ заводларында эшләгән. Бу заводларда военпред- Миноборона вәкиле булган, военпредлар төркеменә җитәкчелек иткән. Гаскәрләр белән автоматлаштырылган идарә итү системалары өчен хәрби техника җитештерү һәм поставкалауга контрольлек иткән.
Күп кенә бүләкләргә ия. Шулай ук озак еллар эшләгәне өчен 3 медале бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса