Плющенко бер сәгатькә 60 мең сум акча эшләмәкче
Олимпия чемпионы Евгений Плющенконың «Ангелы Плющенко» фигуралы шуу академиясендә балаларны укыту бәясе күпмегә төшүе билгеле булды, дип яза Lenta.ru.
Мәктәп программасында Плющенко белән индивидуаль тренировкалар сәгатенә 60 мең сум тора. Төркем белән эшләү программасында спортчылар өчен айга 150 мең, 90 һәм 60 меңлек дәресләр бар. Ә менә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бала соңрак бушка укый ала. «Ангелы Плющенко» академиясе 5 апрельдә ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа