Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Педофилның элекке кырын эшләре дә ачыкланган

Агымдагы елның җәендә пляжда куаклар арасында качып кечкенә балаларны видеога төшергән адәмне күреп алучылар полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.

Ул 49 яшьлек татарстанлы Олег Строев булып чыккан. Якын араларда ул суд каршына басачак.

Тикшерү барышында аның 2013 һәм 2014 елларда кылган җинаятьләре дә ачыкланган. Ул алты һәм җиде яшьлек кыз оныкларын көчләгән һәм моны видеога төшергән. Хәзер аны ике маддә буенча җинаять җаваплылыгы көтә.

Полицейскийлар видеоматериалларны караганнар һәм оныкларга карата кылынган гамәлләргә тап булганнар. Шулай ук Строевның фатирында интим әйберләр, видеокамерасы булган брелок, видеотеркәүле күзлек тә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса