Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пионерларның дәвамчылары Әлмәттә яши

Калабызда балалар иҗтимагый оешмаларының традициягә әйләнгән фестивале булып узды.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге биш балалар һәм яшьләр берлегенә курьерлык итә. Татарстан варислары берлеге - иң күпсанлы хәрәкәтләрнең берсе. Ул үзенең байрагы астында 13 меңнән артык укучыны берләштергән. "Бердәмлек" балалар оешмасында 11 һәм 17 нче мәктәпләрнең 1157 укучысы тупланган. Ә "Росинка" 21 нче мәктәп базасында эшчәнлек җәелдергән. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең үзендә Балалар думасы һәм бай тарихка ия "Вега" берләшмәсе эшли. Алар республиканың балалар оешмасы советының Әлмәттәге филиалы да булып торалар.

Әлеге яшьләр - пионер хәрәкәтенең дәвамчылары. Шуңа күрә бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында пионер хәрәкәте ветераннарының да булуы юкка түгел иде. Алар кайчандыр пионер отрядлары, дружиналарына җитәкчелек иткән, әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакыт үрнәк булган, үз артларыннан күпләрне иярткән кешеләр.

Балалар оешмалары эшенә уку елы башында старт бирелгән иде. Шуңа күрә бәйрәм азагында алар оештырган барлык социаль акцияләргә, иҗади бәйгеләргә һәм һөнәри ярышларга нәтиҗә ясалды, бүләкләр тапшырылды.

Эльмира ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250