Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Петербургтан балалар йортында тәрбияләнүче 21 бала һәлакәткә юлыккан

Череповец янында зур йөк машинасы белән автобуса бәрелешүе нәтиҗәсендә Петербург балалар йортында тәрбияләнүчеләр зыян күргән. Биредә барлыгы 21 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Вологда - Яңа Ладога трассасында булган авариядә ВАЗ-2115 машинасын йөртүче гаепле булып чыга. Ул каршы як полосадан хәрәкәт иткән вакытта "Скания" йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә фура сулга, каршы як полосага чыга һәм Петербург балалар йортында тәрбияләнүчеләр утырган автобуска килеп бәрелә.

Әлеге авариядә алты кеше: фура һәм автобус шоферлары (икешәр), тәрбияче һәм балалар өчен әлеге экскурсияне оештырган зат вафат була. "15"ле машинасы руле артына 1969 елгы полиция хезмәткәре утырган булып чыга.

Хәзерге вакытта авария вакытында зыян күргән биш бала Петербург шәһәренә озатылган, дип хәбәр итә "Российская газета".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250