Пенсия яшен инде киләсе елга ук арттырырга мөмкиннәр?!
РФ финанслар министрлыгы 2017-2018 елларда бюджетта акча булмау сәбәпле, пенсия яшен арттырырга кирәк дип берлдерде.
2016-2018 елларга илдәге икътисадый кризис аркасында дефицит 8 триллионга кадәр җитәчәк икән.
Ә 2016 елда пенсия яшен арттырып, барлыгы 1,3 триллион сум акчаны янда калдыруга ирешеп булачак имеш. Пенсия яшен 1 елга, яки ирләргә дә хатын-кызларга да 65 яшькә кадәр арттырачаклар.
Шулай ук белгечләр акчаны экономияләүнең башка төрле юлларын да тәкъдим итәләр: якын киләчәктә пенсияне нибары 4 % ка гына арттырырга, елына 500 мең сум акча эшләүче пенсионерларга пенсияләрен түләмәскә, бюджетта эшләүчеләрнең һәм хәрбиләрнең хезмәт хакларын киметергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа