Пенсия яшен арттырып җитәкчеләр 1,7 трлн сум экономияләргә җыена
Әгәр пенсия яшен арттырмасалар, хөкүмәт пенсия күләмен ел да индексацияли алмаячак имеш.
Инде күптәннән пенсия яшен арттыру турында имеш-мимешләр йөри.
Финанслар министрлыгы институты тикшерү белгечләре исә пенсиягә чыгу яшен ир-атларга 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттырмаган очракта, пенсия түләргә акча җимтәмәячәк дигән. 65/63 формуласы пенсионерларның санын биш миллионга кадәр киметергә ярдәм итәчәк. Әмма кайбер белгечләр пенсия яшен арттыру дәүләт бюджеты өчен киресенчә зыянга гына була дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа